Гаилә-җәмгыятьнең нигезе. Гаилә дә генә синең уңышларыңа чын күңелдән шатланалар, уңышсызлыкларың булса борчылалар, нинди генә хәлдә калсаң да һәрвакыт ярдәмгә киләләр. Гаилә-ул ныгытма, аның эчендә син үзеңне яхшы хис итәсең, әнинең назлы кулларыннан, әтинең ягымлы карашыннан күңелгә җылылык һәм рәхәтлек аласың. 8 нче июль көнне бик матур, күңелле бәйрәм үткәрелә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Бу көн уңаеннан Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре "Минем гаиләм - минем терәгем" темасына викторина үткәрде. Чара "Ямьле Саба" яр буенда саф һавада уздырылды. Балалар һәм ата-аналар бик теләп катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, мәкальләр, табышмакларның җавапларын таптылар. Шулай ук гореф-гадәтләр һәм гаилә традицияләре турында күп кенә кызыклы мәгълүмат та тупладылар.