Сабаның 2 нче номерлы " Эллүки" балалар бакчасында чәчәк атналыгы узды. Кече төркемдә тәрбияләнүчеләр балалар бакчасы биләмәсендә урнашкан чәчәкләрне күзәттеләр, рәсемнәр ясадылар, аппликацияләр ябыштырдылар. Бакча һәм кыр чәчәкләрен өйрәнделәр. Балалар чәчәкләрнең матурлыгына сокланып, үсемлекләрнең кеше һәм әйләнә-тирә мохит өчен әһәмияте турында сөйләштеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, педагоглар балаларның сәнгати-эстетик үсешенә зур игътибар бирәләр, бу исә нәфис зәвык, иҗади хыял үсешенә, гүзәллекне аңлауга ярдәм итә. Усемлекләр дөньясына мәхәббәт һәм сакчыл караш тәрбияли. Әгәр безнең һәрберебез бу дөньяга сакчыл мөнәсәбәттә булса, табигать һәм кеше әле мең еллар буе гармониядә яшәячәк.