Җәйге чор-ял итү, сәламәтлекне ныгыту һәм балалар үсеше өчен уңайлы вакыт. 3 номерлы "Шоколад" МБМББУ Саба балалар бакчасында июнь башына уку елы дәвамында үткәрелә торган барлык дәресләр дә тәмамлана Ә җәйге чорда балаларның күпчелек вакытлары саф һавада төрле уеннар уйнап, кояш нурларында ныгып үтэ. Тәрбияче җитәкчелегендә балалар тирә-як табигать белән танышалар: агачларның исемнәрен өйрәнәләр, чәчәкләр һәм үсемлекләр үстерергә булышалар, төрле табигать күренешләрен күзәтәләр. Табигатьтә экологик грамоталы тәртип күнекмәләрен формалаштыру һәм чәчәкләр дөньясының күптөрлелеге турындагы күзаллауларны ныгыту максатыннан, безнең балалар бакчасында тематик "Чәчәк атнасы" уза. Атна буе тәрбияләнүчеләр чәчәкләр белән танышалар, шул исәптән балалар бакчасы территориясендә үскәннәре белән дә. Балалар чәчәкләрнең исемнәрен беләләр, карыйлар, охшашлык һәм аерма табалар, чәчәкләргә сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләшәләр, хәрәкәтчән уеннар уйныйлар «бер, ике, өч - чәчәккә йөгер» һ. б. Балалар чәчәкләргә сокланалар, чәчәкләр турында шигырьләр тыңлыйлар, һәм үзләренең рәсемнәрендә һәм аппликация эшләрендә чәчәкләрнең матурлыгын җиткерергә тырышалар. Ата-аналар өчен балалар эшләре күргәзмәләре оештырыла. Шулай ук кызыклы әңгәмәләр үткәрелә, алар барышында балалар кызыклы фактлар белә. Бер атна эчендә без күп эш башкарырга һәм белемнәребезне тулыландырырга өлгерәбез. Безнең балалар бакчасында җәй кызыклы, мавыктыргыч һәм белемле уза. Балалар яңа белем алалар һәм уңай эмоцияләр белән тулыланалар. Бу җәй балаларга матурлыгы белән истә калыр дип өметләнәбез.