Җәй-искиткеч вакыт! Дәресләрдән ял итәргә, яңа көч, тәэсирләр һәм яхшы кәеф тупларга кулай вакыт. МББУ «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында «Радуга» җәйге мәктәп яны сәламәтләндерү лагере һәм «Лучик» хезмәт һәм ял лагерьлары үз эшен башкарып килә. Биредә 1-5 сыйныфыннан 65 бала һәм 6-7 сыйныфыннан 8 активист хезмәт лагерендә үз сәламәтлекләре өчен җәйге каникулларын файдалы үткәрә.
Лагерь программасы төрле спорт-танып белү үсеш чаралары һәм уеннар белән тулы, алар тәрбияләнүчеләрнең актив ял итүенә ярдәм итә, ә иң мөһиме, балаларның иҗади сәләтләрен формалаштыра. Укучылар уен программалары, концертлар, конкурслар үткәрүдә актив катнашалар.
Ә «Россия көне», «Балаларны яклау көне», «Пушкин туган көне», «Бантиклар көне»ндә, сменаны ачуда һ.б. чаралар да искиткеч уздырыла. Балалар үз остазлары белән бергә күпме иҗади сәләтләрен, фантазиягә бай булуларын күрсәтәләр. Җырлар һәм биюләр сайлап алалар һәм өйрәнәләр, «Я рисую лето», «Моя Россия», «Мультфильм дөньясы», «Легурь эмблемасы», «Правила ПДД» һ. б. рәсемнәр күргәзмәләре ндә актив катнашалар.
Лагерь сменасы дәвамында балалар спорт һәм танып белү чараларында, күңел ачу концертларында, интерактив уеннарда катнашалар.
Һәр көн балалар тулы рационлы, төрле һәм тәмле ризыклар белән тукланалар. Ашау рационында җиләк-җимеш, яшелчәләр бар.
Без балаларга күңелле булсын һәм аларның һәр көне онытылмаслык булсын өчен көчебездән килгәнне башкарабыз. Барыбызга да мавыктыргыч каникуллар телибез!