Бүген «Саба РҮХ " ДАССОда балаларны яклау көненә багышланган чара узды.

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Билгеле булганча, иҗат һәм уңай эмоцияләр кешенең сәламәтлегенә уңай йогынты ясый һәм авыруның сәламәтләнүен тизләтә.

Безнең педиатрия бүлегенең яшь пациентлары бүген иҗат белән шөгыльләнделәр-рәсем ясадылар. Аннары медицина хезмәткәрләре балалар ясаган рәсемнәрдән кечкенә күргәзмә төзеделәр.

Бәйрәмгә шулай ук кечкенә пациентларның әти-әниләре дә чакырылган.

Бәйрәмгә йомгак ясап, педиатрия бүлеге мөдире Диләрә Илһам кызы Хафизова һәр баланы үзе котлады һәм аңа татлы бүләк тапшырды. Ахырда-балалар бәхетле!

Кечкенә пациентларыбызны балаларны яклау көне белән котлыйбыз! Исән булыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International