Бүген Байлар Сабасының Балалар иҗат үзәгендә « Укытучылар һәм остазлар елы » , « Милли мәдәниятләр һәм гореф – гадәтлэр елы » на багышланган , Казан федераль университетының социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының, журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе, милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин исемендәге, “Серле каләм” иҗат бәйгесенең 15 еллык юбилее булып узды.

2023 елның 29 мае, дүшәмбе

Тантанада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Марат Кәримов; Казан федераль университетынын милли хэм глобаль медиа чаралары кафедрасы модире, филология фэннэре докторы, профессор, Татарстаннын атказанган фэн эшлеклесе Васил Гарифуллин; Казан федераль университетынын милли хэм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фэннэре кандидаты, “Шәһри Казан” газетасы мөхәррире Рэсимэ Галиева; Чаллы Шәһәрендә нәшер ителүче “Көмеш кыңгырау” газетының баш мөхәррире урынбасары Айсылу Сәлимова һәм бүлек мәдире Гөлинә Гусамова; ”Салават купере” журналының баш мөхәррир урынбасары Гөлназ Ярмиева; “Сабантуй” журналының баш мөхәррир урынбасары Руфия Мөхетдинова; “Ялкын” журналының мөхәррир урынбасары, КФУ ның журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе укытучысы Рәмзия Галимова; Татмедиа акционерлык җәмгыяте каршында эшләп килүче «ШӘП БЛОГЕР» Медиамәктәбе блогерлары: Олеся Дмитриева, Илнар Идрисов, Александр Ситников, Ксения Романова; Татмедиа акционерлык җәмгыяте филиалы “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе директоры, журналистларнын “Бәллүр каләм” конкурсы лауреаты , Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Мөбәракова; Татмедиа акционерлык жэмгыятенен “Саба таннары” газетасы редакциясе филиалы җитәкчесе, баш мөхәррире Рөстәм Исмәгыйлов; Саба районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Ирек Гарипов катнашты.
Быел бәйгедә Саба, Арча, Теләче, Кукмара, Балтач районнарыннан укучылар 6 номинациядә көч сынаштылар. Призлы урыннарга чыккан җиңүчеләр , килгән кунаклар кулыннан дипломнар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.
“Серле каләм-2023” иҗат бәйгесенең быелгы ГРАН ПРИ иясе дип, Балтач районы «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе» укучысы Абдуллина Рәйсә табылды. Бәйгедә шулай ук укучыларны әзерләгән укытучыларга, ел саен яшь журналистлар әзерләүгә үзләреннән зур өлеш керткән “Яшьлек” яшьләр үзәге хезмәткәрләренә Казан Федераль Университетыннан рәхмәт хатлары тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International