27 май көнне “Сабантуй” мәдәни-спорт комплексында "Һәр гаилә-ул бөтен дөнья!» дип аталган, Халыкара гаилә көненә багышланган очрашу үтте. Бәйрәмгә никахларын Саба районында рәсмиләштергән яшь гаиләләр чакырулы иде.
Очрашу берничә өлештән торды: башында рәсми чыгышлар, алга таба ир-атлар һәм хатын-кызлар белән аерым сөйләшүләр, аннары хәрәкәтле уеннар, соңыннан чәй өстәле артында әңгәмәләр. Яшьләр белән очрашуда Район Башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы да катнашып теләкләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
Чараның төп бурычлары: яшьләрдә гаилә тормышына уңай һәм җаваплы мөнәсәбәт формалаштыру, гаилә институтын ныгыту һәм популярлаштыру, үзара аңлашуга һәм татулыкка нигезләнгән ныклы гаиләләр булдыру, аларны саклау, бала тәрбияләүнең кыйммәтле тәҗрибәсен дәвамлы итү, яшь гаиләләргә теләктәшлек белдерү, ярдәм итү.