Бүген Саба үзәк район хастаханәсендә Саба районы фельдшерларының уку-оештыру киңәшмәсе узды.
Гражданнарның килүләрен теркәү мәсьәләләре (электрон системада) тикшерелде. 168н боерыгы буенча диспансер күзәтүе астында булган пациентның килүен ничек теркәргә кирәклегенә аерым игътибар бирелде.
Киңәшмәне халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Г. Р. Гарифуллина үткәрде.
Электрон онлайн системага гражданнарга баруны (яңа кагыйдәләр буенча) ничек дөрес кертергә кирәклеге турында программист Ф. и. Галимуллина сөйләде.