Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында йолаларны балаларга җиткерү, аларны бергәләп сәхнәләштерү буенча эзлекле эш алып барыла.

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

   Һәр милләт үз җирлегендә барлыкка килгән һәм буыннан-буынга күчә торган гореф-гадәтләрен, кешеләрнең яшәү рәвешләрен, үз-үзләрен тоту кагыйдәләрен, карашларын, зәвыкларын сакларга омтылган. Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалар бакчасында йолаларны балаларга җиткерү, аларны бергәләп сәхнәләштерү буенча эзлекле эш алып барыла.  Зурлар  төркеме балалары белән «Самавыр агарту» йоласы  яңартып жибәрелде. Ак әби  балаларны самавырның тарихы белән таныштырды, самавырны су буена алып төшеп, ком һәм көл ярдәмендә юкә мунчаласы белән ышкып чистартырга кирәклеген аңлатты. «Самавыр агарту» йоласында балалар  татар халык җырлары җырлап елга буена төштеләр, татар халык  уеннары уйнадылар, самавыр чистарттылар, Ак әби биремнәрен үтәделәр. Бу йола балалар күңеленә хуш килде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International