Экологик һәм патриотик тәрбия-безнең балалар бакчасы эшчәнлегенең ике төп юнәлеше.
Туган якның табигатенә соклану, сакчыл караш, Ватаныбызга карата мәхәббәт формалаштыру- патриотик хис тәрбияләү чараларының берсе. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экологик-патриотик тәрбияләүнең актуальлеген исәпкә алып, без туган як турында белемнәрне системалаштырабыз, балаларга безнең авылга хас булган вакыйгаларны сөйлибез, кече Ватанның бөтен ил белән бәйләнешен күрсәтәбез. Барлык эшчәнлекләрдә табигатькә карата сакчыл караш турында сөйлибез.
Балаларда экологик белем формалаштырганда, без тикшеренү эшчәнлегенә - тәҗрибәләр үткәрүгә зур әһәмият бирәбез. Шул нисбәттән бакчабызда «Тәрәзә төбендәге бакча» конкурсы үткәрелде.
Бакчабызда экологик-патриотик хисләр формалаштыру нәтиҗәле булсын өчен гаиләләрне дә җәлеп итәбез. Нәкъ менә ата-аналар балаларга табигатьнең кешегә тәэсире турында белемнәрне ныгытырга ярдәм итәләр, балаларны табигатьне сакларга өйрәтәләр. Шулай итеп, ата-аналар белән берлектә, ел саен мондый чаралар үткәрелә::
- «Чиста ишегалды», «Сыерчыклар өчен йорт», «Кошларны ашатыйк» (сыерчык оялары һәм җимлекләр ясау һәм урнаштыру) акцияләре;
- “Агач утырт” (агачлар, куаклар, чәчәкләр утырту) акциясе; һ.б.
Әкиятләр аша балаларга туган ягыбыз табигатенә сакчыл караш тәрбиялибез.
Балалар, өлкәннәр белән бергәләп, һәр халык бәйрәменең үзенчәлекләрен өйрәнәләр. Безнең үз традициябез дә бар: Җиңү Көненең бөек бәйрәме алдыннан урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары белән «Мәңгелек ут» мемориалына, «Билгесез солдатка», «Вакыт безне сайлады» һәйкәлләренә барабыз, һәлак булган сугышчыларга рәхмәт йөзеннән баш иябез.