Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә чәчү эшләре

2023 елның 5 мае, җомга

   Бүгенге көндә җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыяте басуларына  кукуруз  культурасының “Каскад- 166”, “Каскад -195” ,”Росс -140” , “Ладожский -175” сортлары  чәчелә.

    Ел саен кукуруз чәчү эшенә  иң яхшы тәҗрибәле механизаторлар :- Каюмов Дамир һәм Газизов Минтимерләр җәлеп   ителә. Алар алдынгылар исемлегендә юкка гына түгел, хуҗалыкта  хезмәт стажлары да  күп    һәм һәрвакыт җаваплы эшләрдә катнашалар.Чәчү бернинди тоткарлыксыз бара, техника сыйфатлы дәрәҗәдә әзерләнә.Быел яңа ТСМ – 8000 маркалы   чәчкеч алынды.

   Кырларның уңдырышлылыгын арттыру максатыннан аммиак суы кертелә.Бу эшне механизаторлар Гыймранов Нияз ,  Рәхмәтуллин Әнәс, Газизов Салават, Нурисламов Айдар, Николаев Русланнар башкара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International