"Теле барның-җаны бар, теле барның-даны бар!!!" Күпме тирән мәгьнә салынган бу сүзләргә!!! Замана проблемасына әйләнеп баручы туган телебезнең югала баруы,анын дәрәҗәсенең төшүе, милләтебезнең юкка чыгу куркынычы күпләребезне борчуга сала. Элек-электән үк бөек әдипләребез дан җырлаган туган телебезгә карата яшь буында кызыксыну уяту, ана телендә сөйләшәсе килү теләге тарбияләү- безнең төп бурычыбыз булып тора. Сабаның 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасында балаларда туган телебезгә карата кызыксыну уяту, аларны матур әдәбият әсәрләре, шигырь, хикәя, поэмалар белән таныштыру , әкиятләрне сәхнәләштерүдә бик зур роль уйный. Бу уңайдан бакчабызда бик күп төрле мавыктыргыч , тәрбияви эшләр башкарыла, чаралар үткәрелеп килә. Районыбызда оештырылып килүче балалар һәм яшүсмерләр"Сэяр" конкурс-фестивалендэ бакчабызның мәктәпкә әзерлек төркеме балалары А. Алишнын "Заманча Сертотмас урдәк"әкиятен сәхнәләштереп күрсәтеп район күләмендә 1урынны яуладылар.