Район китапханәсендә “Өлкәннәр” клубының чираттагы утырышы узды. Өлкәннәр алдында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак”татар хатын-кызлары оешмасы белән берлектә 24-26 апрель көннәрендә III Бөтендөнья татар хатын-кызлары съездында делегат булып катнашкан һәм анда районның “Ак калфак “оешмасы эшчәнлеге турында чыгыш ясаган җирле “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Билалова Ләйсән Ракип кызы чыгыш ясады,анда алган уй-кичерешләре,фикерләре белән уртаклашты,өлкәннәрнең сорауларына тулы җаваплар бирде.