Хезмәтләрен хөрмәтләп

2023 елның 25 апреле, сишәмбе

    Шушы көннәрдә  җавалылыгы чикләнгән “Игенче”  җәмгыятенең төрле тармакта эшләүче иң яхшы хезмәткәрләре  бүләкләнде. “Игенче” ҖЧҖнең җитәкчесе  Алмаз Зөфәрович Зарипов ,  авыл хуҗалыгы тармагының үсешенә   зур өлеш керткән һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Миңнехановның Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатларын тапшырды.

     Бүләкләнүчеләрнең һәрберсенең биографиясе шәхси уңыш тарихы-   чын профессионализм, югары эшкә сәләтлелек һәм үз эшенә мәхәббәт , тырышлык  кебек сыйфатлар берләштерә. Нинди генә тармакта  эшләсәләр дә, алар күпләргә үрнәк булып торалар.

 Мактау грамоталарына :

  • баш ветеринар врач - Мирзагаләмов Нияз Резван улы
  • тракторчы - Хабибуллин Рәис Минкадәм улы
  • баш хисапчы - Латыйпова Алсу Хәлил кызы

Рәхмәт хатларына:  

  • ферма мөдире - Галимова Гүзәл Рәшит кызы,
  • хисапчы - Дәүләтшина Резеда Зөфәр кызы  лаек булды.

Котлауларга кушылабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International