"Мәдәни маршрут" Бөтенроссия мәктәп музейлары фестивале

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

    "Мәгариф" милли проектының "Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы Җиңү музееның Стратегик инициативалар Фонды белән берлектә "Мәдәни маршрут" исеме астында мәгариф оешмалары музейларының Бөтенроссия конкурсын үткәрде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча “Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты”ның  Хәрби-Диңгез Флоты мәктәп музее командасы җиңүчеләр исемлегенә керде. 8 сыйныф укучылары Кәримуллина Айсылу, Садиков Руслан, Галимҗанов Ильяс 2022 елның 27-28 октябрендә Мәскәү шәһәренең Җиңү музеенда "Мәдәни маршрут" Бөтенроссия мәктәп музейлары фестивале кысаларында үткән  тантаналы бүләкләүгә чакырылды. Хәзерге вакытта мәктәп музее Мәскәү шәһәрендәге Җиңү музееның партнеры дип расланды. Команда җитәкчеләре Кәримуллина Э. Р., Дәүләтшина Г. Р. һәм Хуҗина А. Р. зур рәхмәтебезне белдерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International