"Сабантуй" спорт мәктәбе спортчылары стендлы ату буенча Россия беренчелегеннән җиңү белән кайттылар

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

10-17 апрель көннәрендә Адыгея Республикасының Тугургой авылында «Дубрава» стендлы ату комплексында,  яшүсмерләр арасында Россия беренчелеге һәм бөтенроссия ярышлары булып узды.  Әлеге ярышларда илнең 15 төбәгеннән килгән 200ләп спортчы катнашты.
Кызыл тасма киселде, беренче адым ясалды – 2023 елның гаҗәеп стендка  ату дөньясына рәхим итегез! Россия Атучылар берлеге мәгълүматлары буенча, 21 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында Татарстан спортчылары Россия беренчелегендә ике алтын, өч көмеш һәм бер бронза, бөтенроссия ярышлары кысаларында: өч алтын, ике көмеш һәм ике бронза медаль  яуладылар.
Россия беренчелегендә команда зачетында “Сабантуй” спорт мәктәбе спортчысы  Садыйков Салават мактаулы беренче урынга  лаек булды һәм алтын медаль белән бүләкләнде. Шулай ук Салават  Бөтенроссия  ярышларында шәхси зачетта җиңүче булды.  Ануфриев Арсений да үзенең  җиңүләре белән сөендерде. Ул ике Татарстан укчысы белән берлектә команда да 225 мишеньнең 194енә тидереп, көмеш медаль яулады.
Спортчыларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз.Алга таба да зур уңышларга ирешүләрен теләп калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International