Театр-балалар тәрбияләүдә ярдәмче. Театр баланың активлыгын үстерә, зур эмоциональ йогынты ясый, фантазия үсешенә ярдәм итә. Һәр вакыт театр дөньясына кергәндә бала яхшы хисләр белән сугарыла, әкият геройлары өчен борчыла, һәм шуның белән бергә тормышның гади һәм катлаулы, гыйбрәтле һәм искиткеч хакыйкатен аңлый.
2023 елның 19 апрелендә МБМБУ 3 номерлы Саба «Шоколад» балалар бакчасында, Галиева Р. А. икенче кечкенәләр төркеме тәрбияләнүчеләре белән бергә, рус халык әкият мотив буенча, “Йомры икмәк” театр тамашасын сәхнәләштерделәр. Балалар зур теләк белән катнаштылар. Кечкенә артистларыбыз рольләргә бик оста керделәр. Үзләренең матур сөйләмнәре белән тамашачыларны театрга җәлеп иттеләрлән тамашачыларны театргатур сөйләм, ә тамашачылар геройларның образларына эмоциональ яктан җавап бирделәр. Тамаша барышында тамашачылар төп герой өчен борчылдылар. Әкият һәркемгә ошады. Балалар бик яхшы кәеф калдылар. Якты, төсле күзаллаудан алган тәэсирләр балаларның хәтерендә озакка калачак.