Шәхси хуҗалыкларга дәүләт ярдәме.

2023 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 5-18 апрелендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан  савым сыерларына, кәҗәләргә, өч яшьтән өлкәнрәк булган бияләргә чыгымнарының бер өлешен каплау максатыннан дәүләт ярдәме бирү башланды.  Хәзерге вакытта  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре документларны тикшерәләр. Бу отборга керә алмаган шәхси хуҗалыклар алда булачак отборда документлар тапшыра алалар. Отбор вакыты өстәмә хәбәр ителәчәк.

       Ставкалар:

  • 2300 сум – 1 баш сыерга;
  • 3300 сум – 2 башка;
  • 4300 сум – 3  һәм күбрәк башка;
  • 500 сум кәҗәгә;
  • 5000 сум биягә.

Бу субсидияләр елга 1 тапкыр гына бирелә. 

Тэги: УСХиП
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International