Авыл халкы катнашында Ике басу Арташ зиратында төзекләндерү буенча зур эш башкарылды. Быел Фәрхиевлар гаиләсе зур ярдәм күрсәтте (капка алыштыру, чәчәкләрне сугару өчен сулы савыт урнаштыру). Бергәләп, уртак тырышлык белән генә без авылларыбызны матуррак, уңайлырак, төзегрәк итә алачакбыз.