«Әдәби карта» конкурсының җиңүчеләре

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

12  апрель көнне  Татарстан Язучылар берлеге һәм «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары оештырган «Әдәби карта» конкурсының җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге матур, җылы очрашу Татарстан Язучылар берлеге бинасында узды.

Бу бәйге үзләренең төп укыту эшләреннән тыш иҗат белән шөгыльләнүче мөгаллимнәрне ачыклау, аларның эшләрен киң аудиториягә тәкъдим итү максатыннан оештырылган конкурс.  Анда балалар бакчасы тәрбиячеләре, мөгаллимнәр, китапханәчеләр, мәдәният хезмәткәрләре катнаша ала.

Әлеге бәйгедә Килдебәк авыл китапханәсеннән, “Кояшкай” балалар бакчасында  тәрбияче булып эшләүче Әхмәтшина Айсинә  катнашты.

Әхмәтшина Айсинә Хәмит кызы «И газиз туган телем» номинациясендә катнашты һәм аның «Көмеш телем – үз телем» темасына язган әкияте 3 урынга лаек булды.

12 апреля состоялось награждение победителей конкурса  «Литературная карта» организованного Союзом писателей Татарстана и журналами «Магариф», «Гаилә һәм мәктәп». Встреча прошла в здании Союза писателей Татарстана.

Конкурс проводится с целью выявления педагогов, которые помимо своей основной преподавательской деятельности занимаются творчеством. В нем могут принять участие воспитатели детских садов, учителя, библиотекари, работники культуры. Из Кильдебякской сельской библиотеки в конкурсе приняла участие воспитатель детского сада «Кояшкай» села Кильдебяк Ахметшина Айсина. Ахметшина Айсина Хамитовна участвуя в номинации «И газиз туган телем» и написанная ею сказка на тему «Көмеш телем – үз телем» заняла 3 место.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International