ҖЧ “Игенче” җәмгыятендә язгы кыр эшләре

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

    Хәзерге вакытта җаваплылыгы чикләнгән “Игенче”җәмгыятендә уҗым культураларын һәм зябь тырмалау буенча эшләр алып барыла. Шулай ук  уҗым культуралары  һәм күпьеллык үләннәр минераль КАС -32 ашламасы белән тукландырыла.

    Басудагы эшләр  иртәдән караңгы төшкәнче үткәрелә. Биредә механизаторлар Сираҗиев Сәлим, Хаертдинов Фәрит, Газизов Минтимер, Газизов Динар, Газизов Салават, Галиев Илхам, Рахматуллин Әнәс, Мәҗитов Альберт, Тимергалиев Ришат , Гыймранов Нияз, Галиев Расыйл, Нәбиуллин Марсель, Каюмов Дамир, Хаертдинов Динар һәм Нурисламов Айдарлар эшли. Хәзерге вакытта 4135  гектар җир һәм  күпьеллык үлән тырмаланган. Шушы көннәрдә уҗым культуралары чәчүлекләрен һәм күпьеллык үләннәрне минераль ашламалар белән тукландыру тәмамланды.

    Бүгеннән хуҗалыкта язгы чәчү эшенә керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International