Бүгенге көндә Байлар Сабасы бистәсенең күпбалалы гаиләләргә бирелгән җир участокларында яңа йортлар саны көннән-көн арта. Димәк, әлеге кварталда инфраструктура үсешен кайгырту мәсьәләсе көн кадагына килеп баса. Шул максатны тормышка ашырып, Балкыш, Тургай, Ватан, Балачак, Алмагач урамнарына асфальт юл салына башлады. Бу эш “МДСУ-1” җәмгыяте тарафыннан җирле бюджет хисабына башкарыла.