Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган квест-уен узды

2023 елның 17 апреле, дүшәмбе

   2023 елның 14 апрелендә Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Укытучылар һәм остазлар елы уңаеннан К.Д. Ушинскийның тууына 200 ел тулуга багышланган квест-уен узды. Уенда МБГБУ «Саба урта гомуми белем бирү мәктәбе», МБГБУ «Байлар Сабасы гимназиясе», МБГБУ «Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем бирү мәктәбе» катнашты. Һәр мәктәптән: 3 нче сыйныфтан ун укучы һәм биш башлангыч сыйныф укытучысы катнашты. Тантаналы өлештән соң барлык укучыларны биш командага бүлеп, аларга маршрут кәгазьләре таратылды. Катнашучылар 8 станция аша үттеләр. Барлык станцияләрдә дә К.Д. Ушинский әсәрләре яктыртылды. Укытучылар өчен бу вакытта Бөек Педагогның биографиясе һәм иҗаты буенча брейн-ринг, шулай ук педагог-психолог М. Г. Хәбибуллина катнашында тренинг үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International