"Юл хәрәкәте иминлеге”

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

    2023 нче  елның 10 апрелендә Дәүләт автоинспекциясе һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән индивидуаль мобильлек чараларын куллану куркынычы турында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген аңлатудан башланды. Хезмәткәрләр Саба районы территориясендә балалар һәм яшүсмерләр катнашында юл-транспорт һәлакәте статистикасы мисалларын китерде. Дәүләт автоинспекторлары юлның җәяүлеләр кичүе буенча һәм ул булмаган очракта юлның тротуар буйлап йөрү кагыйдәләрен, шулай ук юл кырые һәм юл кыры буйлап йөрү кагыйдәләрен искәртте. Мондый очракта сул якта гына хәрәкәт итәргә мөмкин булуына игътибар иттеләр - транспорт хәрәкәтенә каршы. СИМ һәм велотранспорттан имин файдалану нигезләрен, тәүлекнең караңгы вакытында һәм уңайсыз һава шартларында яктылыкны кире кайтаручы  элементлар  куллану кирәклеге турында аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International