«Эковесна-2023»

2023 елның 12 апреле, чәршәмбе

   1 апрельдән Татарстан Республикасында «Эковесна-2023» акциясе башланды. Бу акциянең төп максаты-Татарстан Республикасы халкының экологик яшәү рәвешен популярлаштыру, балаларда һәм яшьләрдә «чиста республикада» яшәүгә омтылыш уяту. Саба район китапханәсе әлеге акциягә кушылды һәм 6 нчы "Балачак" балалар бакчасында экологик сәгать үткәрде. Чара башында балалар белән табигатьне ничек сакларга, Экология өчен кулланылган батареяләрне ничек җыярга, чүп-чарны сортларга кирәклеге турында әңгәмә үткәрелде. Китапханәчеләр балаларга экологик сумкалар ясау буенча мастер-класс оештырдылар. Кечкенә катнашучыларга төрле рәсемнәр тәкъдим ителде, алар үзләре эко-сумкалар буядылар һәм аларны өйләренә алып кайттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International