Саба районы Югары Симет урта гомуми белем бирү мәктәбендә сыйныфтан тыш дәрес

2023 елның 11 апреле, сишәмбе

    2023 елның 10 апрелендә Саба районы Югары сим урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Рөстәм Фәрхуллин һәм Гелюса Дәүләтшина 8-11 сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр.
    Чараның максаты - кулланучыларга товарлар сатып алу һәм хезмәтләр, шул исәптән финанс хезмәтләре алуда аларның хокукларын һәм бурычларын аңлату. Дәрес барышында Кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормалары аңлатылды. Чыгыш кызыксындырган мәсьәләләр буенча телдән консультацияләр белән үрелеп барды, сөйләшү темасына кагылышлы буклетлар, «Татарстан кулланучысы хәбәрләре»газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International