«Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә» фестиваль-конкурсында катнаштылар

2023 елның 10 апреле, дүшәмбе

   Татарстанда яшәүче халыкларның бай тарихи-мәдәни мирасы бар. Рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, борыңгы милли традицияләрне торгызу, шулай ук Россия халыкларының мәдәни мирасы елын дәвам итүенең мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел республикада милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Ел кысаларында 4 нче номерлы "Кынгырау" балалар бакчасында Идел буе халыкларының милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнү буенча чаралар үткәрелә. Балалар бакчасы педагоглары «Себерке бәйләү өмәсе» традициясен импровизацияләп, «Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә» фестиваль-конкурсында катнаштылар. Педагоглар “Нәүрүз”  бәйрәмен татар халкының гореф-гадәтләрен, көнкүрешен, мәдәниятен,   балаларыбызга мәдәни тәҗрибә тапшыру, татар традицион бәйрәмнәрен саклау максатыннан үткәрделәр. Балаларның халык мәдәниятен, халык фольклорын белүе эстетик үсешенә уңай йогынты ясый, һәр баланың иҗади сәләтләрен ача һәм үстерә, рухи мәдәниятне формалаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International