7 апрельдә ел саен Бөтендөнья сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу датаны 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) оешкан көн хөрмәтенә сайлаганнар. Сәламәтлек көнен ел саен үткәрү 1950 елдан бирле традициягә әверелде.