«Агач эшләнмәләрне буяу» - мастер-класс

2023 елның 7 апреле, җомга

    Агачка бизәкләр төшерү күп гасырлык тарихка ия булган сәнгать. Бу борынгы һөнәр бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Агач эшләнмәләргә матур итеп рәсемнәр төшерү ачык буяулар белән эшләнгән. Агачтан эшләнгән сувенирлар буыннан-буынга тапшырыла һәм үсеп килүче яшь буын тарафыннан да зур кызыксыну хисе уята . Үз илеңнең һәм аның аерым төбәкләренең мәдәниятен өйрәнү, укучыларны халык традицияләрен белүне иҗат аша җәлеп итү максатыннан Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре агач эшләнмәләргә бизәкләр ясау буенча мастер-класслар оештырдылар. Чараларда балалар һәм аларның әниләре,  укучылар,шулай ук өлкән яшьтәге буын кешеләре дә катнашты. Алар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу серләре белән таныштылар. Бу шөгыль һәркемгә ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International