«ЭКОЯЗ-2023"

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

   Сабаның 2 нче номерлы “Әллүки” балалар бакчасында апрель ае «Экологик ай»акциясе белән башланып китте. Акция табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне үстерүгә һәм икенчел эшкәртелергә тиешле көнкүреш калдыкларын дөрес утильләштерү турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән.

Төп максат-балаларны һәм өлкәннәрне экологик хәрәкәткә өндәү, әйләнә-тирә мохитне саклау, кошларга ярдәм итү проблемаларына игътибар итү.

Һәр ел саен балалар бакчасы хезмәткәрләре мондый акцияләрдә бик теләп катнашалар. Өмәләргә чыгалар, агачлар утырталар, территорияләрне чистарталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International