Яшь фотографлар өчен «SURӘT» республика фотоконкурсы старт алды.

2023 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Яшь фотографлар өчен «SURӘT» республика фотоконкурсы старт алды. Конкурска https://atmrt.ru/suret сылтамасы буенча 20 апрельгә кадәр гаризалар кабул ителә.

Республиканың яшь фотографларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән проект конкурсы «Архитектура», «Йөзләр», «Мәдәният» һәм «Кече ватан» номинацияләре буенча үткәрелә. Нәтиҗәләре буенча иң яхшы фотоэшләр Казанның иҗтимагый киңлегендә күргәзмәләрдә катнашачак.

Конкурста 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге фотографлар катнаша ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International