Бүген Саба районы хакимиятенең актлар залында Саба муниципаль районының профсоюз активы конференциясе узды. Анда Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Ольга Калашникова катнашты. Конференцияне Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Кәримов Марат Рәшит улы уздырды.
Конференциядә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы буенча Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәри берлегенең республика комитетының ышанычлы заты, башкарма комитетның юридик бүлеге башлыгы Миникаев Альберт Илдар улы, Саба муниципаль районы авыл җирлекләренең берләштерелгән профсоюз оешмасы рәисе Мифтахова Нәркиз Хаҗинур кызы, Саба шәһәре башкарма комитеты секретаре чыгыш ясадылар. Ольга Калашникова районның профсоюз активы эшен югары бәяләде, профсоюз эшчәнлеге өчен активка рәхмәт белдерде, Татарстан Республикасы Профсоюзлар оешмасы эшчәнлеге һәм планнары белән таныштырды.
Иң яхшы профсоюз активистларына Профсоюз республика комитетының Мактау грамоталары тапшырылды.