Быел яз көне безнең 5 нче номерлы «Бэлэкэч» балалар бакчасында «Сыерчыкларга – оя!» экологик акциясе узды.
Алар кайтсын өчен һәм балалар бүген аларның тормышларын дәреслекләрдән генә өйрәнмәсен, ә күзәтә алсын өчен, бик аз кирәк.
Борынгыдан килгән сыерчык оялары ясау традициясе тирән мәгънәгә ия: кеше кошларга ярдәм итү генә түгел, ә шуның аша үзе табигатькә якынлаша, аның белән үзенең бердәмлеген яхшырак аңлый. Якында яшәүче кошлар әйләнә-тирә мохиткә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр.
Балалар әти-әниләре ярдәмендә сыерчык оялары ясау белән шөгыльләнделәр, шулай итеп искиткеч эшләр коллекциясе тупланды. Аннары кошлар өчен туган йорт булачак сыерчык оялары күргәзмәсе оештырылды.
Балалар бакчасы тирәли кош ояларын элеп кую бик кызык һәм күңелле булды.
Мондый акцияләр үткәргәндә, без балаларыбызга кечерәк кардәшләребезгә мәхәббәт тәрбиялибез, аларны туган як табигатенә сак карарга өйрәтәбез.