Мавыктыргыч сәяхәт

2023 елның 30 марты, пәнҗешәмбе

          27 март - язгы каникулның бер көнендә Сәләтле балалар мәктәбенең 7,8 һәм 10 сыйныф укучылары, көндәлек мәшәкатьләрдән читкә китеп, вакытларын файдалы үткәрделәр: сыйныфтан тыш чара кысаларында, Лесхоз бистәсенең «Нарат» боз сараенда булдылар. Укучылар искиткеч музыка астында тимераякта йөрделәр, үзләренә энергия һәм яхшы кәеф тупладылар. Мондый сәяхәтләр тормышның башка якларын, характер үзенчәлекләрен ачарга ярдәм итә. Укучылар язгы каникул вакытында шундый искиткеч урында сыйныфташлары белән очрашуларына шатландылар! Тимераякта шуганнан соң, сәяхәт дендрологик бакчада дәвам итте. Укучылар оранжереяда «яшел» саф һава сулап йөрделәр, гадәти булмаган агачларны, үләннәрне һәм куакларны кызыксынып карадылар. Тере килеш банан, бамбук, лимон, финик пальмасы, фейхоа, фикус, алоэ вера һ. б. үсүен күзәттелэр. Бу, Татарстаннан китмичә, башка континентларның табигате белән танышу өчен уникаль мөмкинлек иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International