Саба гимназиясендэ дә 25 марттан язгы каникуллар башланды. Язгы каникуллар-буш вакытны файдалы уздыру, ял итү, дүртенче чирек алдыннан көч җыю өчен искиткеч мөмкинлек. Укучыларның ял итү эшләрен оештыру һәм язгы каникуллар вакытында иминлекне тәэмин итү максатларыннан чыгып мәктәп укучыларны да, аларның әти-әниләрен дә чаралар уздыру планы белән таныштырылды. Планга эчтәлеге һәм юнәлешләре буенча төрле чаралар: кызыклы конкурслар, уеннар, интеллектуаль программалар, профилактик әңгәмәләр, физкультура-сәламәтләндерү чаралары һәм мастер - класслар кертелгән.