13-18 февраль көннәрендә Сәләтле балалар өчен урта гомуми белем мәктәп-интернатында тарих, җәмгыять белеме һәм чит телләр атналыгы булып узды. Һәр дүшәмбе үткәрелә торган линейкада инглиз теле укытучысы Хуҗина Айгөл Равилевна һәм тарих, җәмгыять белеме укытучысы – Гомәрова Раушания Рифмировна атналык план белән таныштырдылар. Атналык бик күңелле башланып китте. Раушания Рифмировна укучыларга татар язуының барлыкка килү тарихын мәктәбебезнең диварларында урнашкан мозаика панносы аша таныштырды. Бу проектның авторы – Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Шәмсутов. Композиция дүрт өлештән тора: рун язулары, гарәп графикасы, латин әлифбасы һәм кирилл хәрефләре. Укучылар бик кызыксынып тыңладылар. Моннан тыш, инглиз теле укытучысы Зиннурова Энҗе Илнуровна 1 нче сыйныф укучылары белән " My English Alphabet " дип исемләнгән рәсемнәр күргәзмәсе тәкъдим итте. Айгөл Равилевна 6 нчы сыйныфлар өчен "Spelling bee" исеме астында класстан тыш чара үткәрде. Мондый чаралар укучыларның сүзлек запасын арттыруга ярдәм итә. Атналыкның калган көннәре дә бик файдалы һәм кызыклы үтте. Айгөл Равилевна 7 нче сыйныфта инглиз теленнән, Раушания Рифмировна 6 нчы сыйныфта җәмгыять белеменнән төрле инновацион алымнар кулланып, югары дәрәҗәдә әзерләнгән ачык дәресләр күрсәттеләр. Атналык кысаларында 11 нче сыйныф укучылары 8 нче сыйныф укучылары өчен "Who wants to be a millionaire?" уенын үткәрделәр. Җиңүчеләр булып Садиков Руслан, Гилмутдинов Бәхтияр, Мингазова Динә һәм Гаттарова Язилә танылдылар. Энҗе Илнуровна 4 сыйныф укучылары өчен «Be the best” чарасын үткәрде. Шулай ук “Газиз республикам – Татарстан”, “Туган илем – Россия”, "Motivate expressions” дигән темаларга рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Укучыларга актив булганнары өчен, ә хөрмәтле укытучыларыбызга иҗади, мавыктыргыч, бай эчтәлекле атналык өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез!