Байлар Сабасы бистәсендә шәхси эшмәкәр Вафина Лилия Илфир кызының остаханә ачуы турында без сезгә хәбәр иткән идек инде. Остаханәдән кеше өзелгәне юк, ул иҗат итәргә, хыялланырга яратучыларның үзара аралашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданы булып тора. Мастер-класс - һәр кеше өчен үзен иҗатта сынап карау өчен уникаль мөмкинлек. Кеше күргәннәрен күзәтеп кенә калмыйча, үз куллары белән нәрсәдер булдырырга да тели. Әгәр дә үзегезне сынап карарга телисез икән, «Sabamendare” остаханәсенә килә аласыз. Биредә аның нинди генә төрләре үткәрелми: балчыктан эшләнмәләр ясау, футболкага, шоппер-сумкага рәсем төшерү, тегү, гөл чүлмәкләре үрү, тәсбих үрү һ.б. Остаханәдә моның өчен барлык шартлар да тудырылган. Лилия һәм Фәрит Вафиннар “Дөньны матурлык коткарыр” мәкален күз уңында тотып эшлиләр һәм максатларына ирешәләр дә. Кыскасы, остаханә иҗади, хыялый, аралашырга яратучыларны үзендә көтеп кала.