Популяр китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән иҗади очрашу.

2023 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

22 мартта Кече Шыңар мәдәният йортында популяр китаплар авторы Гөлсинә Галимуллина белән иҗади очрашу узды. Очрашуга татар әдәбиятын һәм авторның иҗатын бәяләүчеләр җыелды. Кичәне алып баручылар кунакларны авторның тормышы һәм иҗади эшчәнлеге белән таныштырдылар, авторның әсәрләреннән өзекләр укыдылар һәм аларны сәхнәләштерделәр.  Кунаклар игътибарына Гөлсинә Галимуллинаның китаплары күргәзмәсе тәкъдим ителде. Автор яңа китап геройлары белән таныштырды, укучылар Гөлсинә Наил кызына  үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр һәм тулы җаваплар алдылар. Күңелле  җырлар һәм дәртле биюләр кичәнең бизәге булды. Мондый очрашулар ярдәмендә укучыларыбыз язучылар белән якыннан таныша, шигърият һәм прозаның тылсымлы дөньясы белән аралаша. Мондый иҗади очрашулардан алган тәэсирләр гомер буе истә кала һәм барлык китапларны да  укып чыгу теләге уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International