"Ышаныч телефоны – бала иминлегенә адым"

2023 елның 22 марты, чәршәмбе

Ике басу Арташ авыл китапханәсендә укучылар өчен "Ышаныч телефоны – бала иминлегенә адым"дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чара ышаныч телефоны эшчәнлеге, балалар хокукларын яклау системасын үстерү һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, балаларны мәрхәмәтсез мөгамәләдән саклау турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән иде. Китапханәче балаларга Ышаныч телефонына нинди хәлләр дә мөрәҗәгать итәргә, мөрәҗәгать итә калсалар телефонны кем алачак, нинди телдә сөйләшергә, үзләренә шалтыратырга ярыймы, юкмы, шул турыда сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International