ТЕД стилендәге "Табигать һәм мин" республика яшьләр иҗади конкурсы-Татарстан Республикасы яшьләре арасында сөйләм күнекмәләрен, ораторлык осталыгын үстерүгә һәм Татарстан Республикасында экологик мәсьәләләргә/эшчәнлеккә игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән иҗади чыгышлар конкурсы.
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала;
Конкурс 2023 елның 15 мартыннан 30 апреленә кадәр, конкурска йомгак ясау вакытын да кертеп, берничә этапта үткәрелә:
Конкурста катнашу өчен гаризалар кабул итүнең беренче этабы 2023 елның 15 мартыннан 2023 елның 15 апреленә кадәр үткәрелә.. Конкурста катнашырга теләк белдергән катнашучыга онлайн теркәлү узарга һәм түбәндәге форма буенча конкурс чыгышының видеосын беркетергә кирәк.
Катнашучыларны сайлап алу 2023 елның 15-18 апрелендә үткәрелә.
Икенче этап сайлап алуны узган катнашучыларның турыдан – туры чыгышы 2023 елның 20-30 апрелендә узачак.
Катнашу шартлары һәм конкурс чыгышларына таләпләр турында тулырак мәгълүмат