Квест-уен - "Ягез әле, кызлар!"

2023 елның 10 марты, җомга

Яз белән бергә безгә искиткеч бәйрәм – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне дә җитә. Бу көн кояш нурлары, чәчәкләр һәм кызларның елмаюлары белән тагын да матур.

Шул уңайдан Ике басу Арташ авыл китапханәсендә "Уңган куллар" клуб берләшмәсе өчен "Ягез әле, кызлар!" дип исемләнгән квест-уен һәм "Язгы китап бәйләме" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде. Барысы да зур энтузиазм белән ярышларга кушылдылар һәм сынауларны уңышлы үттеләр. Җиде: “Кунакчыллык”,” Бәйләм”,” Кирәкле әйберләр”,”Интеллектуаль”,"”Геройны таны”,"Хуҗабикә" станцияләрендә үз көчләрен сынадылар. Бу көнне кызлар тагын бер тапкыр үзләренең нинди зирәк һәм тапкыр, акыллы һәм оста булуларын күрсәттеләр. Чара ахырында катнашучыларны  язның искиткеч бәйрәме белән котладык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International