«Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары» дигән танып-белү сәгате

2023 елның 4 марты, шимбә

28 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе Сабабаш китап бирү пунктында, Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, «Татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары» дигән танып-белү сәгате үткәрде.

 Ул чарада катнашучыларны татар халкының мәдәнияте: татар милли киемнәре, татар халкының көнкүреше, бәйрәмнәре белән таныштырды. Чара барышында балалар викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, татар халкының мәкальләрен һәм әйтемнәрен искә төшерделәр. 

Чара рухи кыйммәтләрне саклау һәм ныгыту, шулай ук милли гореф-гадәтләрне торгызу максаты белән үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International