Халыкара туган тел көне

2023 елның 27 феврале, дүшәмбе

Ике басу Арташ авыл китапханәсе мөдире  белән берлектә Ике басу Арташ балалар бакчасы "Дөньяның матур тел-уллары минем туган тел"дип аталган мәгълүмати - танып белү сәгате үткәрде. Китапханәче сөйләвеннән балалар планетадагы телләрнең күптөрлелеге, туган телнең халык характеры булуы, аның истәлеге, тарихы, рухи куәте турында белделәр. Чараның икенче өлешендә балалар табышмакларны бик теләп чиштеләр, мәкальләрне дәвам иттеләр, татар орнаментларын буядылар һәм барысы бергә "йорек салыш", "Гөлбану", "Түбәтәй"милли фольклор уеннарын уйнадылар. Шулай ук "И, газиз туган телем"халык авыз иҗаты китаплары белән китап күргәзмәсе оештырылды. Чара "Туган тел"җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International