«Минем туган телем» дип исемләнгән әдәби сәгать

2023 елның 24 феврале, җомга

   21 февраль – Халыкара туган тел көне. Туган тел төшенчәсенә зур мәгънә салынган. Ул - Ватан, туган җир, ата-ана сүзләре белән бер үк дәрәҗәдә торучы бөек, изге һәм кадерле сүз.

   21 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Минем туган телем» дип исемләнгән әдәби сәгать уздырдылар. Балаларга туган телебезнең әһәмиятлелеге турында аңлатылды. Туган тел турында шигырьләр укылды. Шулай ук балалар викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр.

 Кичә ахырында катнашучылар “Туган тел” җырын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International