Олы Аарташ төп гомуми белем бирү мәктәбе яшьармиячеләре «Солдатка хат» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар. Алар Россия солдатларына ярдәм сүзләре белән хатлар яздылар. Балалар үз хатларында хәрби бурычларын үтәүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, сугышчан бурычларны уңышлы үтәү һәм солдатларның исән-сау өйләренә кайтуларын теләделәр.