21-27 гыйнварда Казанда беренче тапкыр Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары уза. Дөньяда беренче тапкыр җәйге һәм кышкы спорт төрләре буенча махсус атлетлар ярышлары бер турнир кысаларында уза. Татарстан Республикасы башкаласына узган ярышларга Россиянең 59 регионыннан һәм Беларусь Республикасыннан 2000нән артык махсус спортчылар, тренерлар килде. Ярышларда Саба районы спортчылары да катнаша, алар арасында җиңүчеләр дә бар. Фигуралы шуу буенча безнең спортчылар Кашапов Сәйдәш, Закирҗанова Әминә һәм Меньшова Елизавета үз дивизионнарында беренче урыннарны алдылар. Тимергалиев Рәсим 4 нче урынны алды. Спортчыларның тренеры - Романова Анна Владимировна. Шулай ук чаңгы ярышларында Богданов Владимир җиңүче булды. Спортчының тренеры-Миңнегулов Руслан Рөстәм улы. Чын күңелдән җиңүчеләребезне котлыйбыз, аларга сәламәтлек һәм алга таба җиңүләр телибез. Махсус Олимпиаданың Бердәм уеннары дәвам итә. Безнең спортчы Зарипова Ләйсән өстәл теннисы ярышларында катнаша. Ләйсәнгә ярышларда уңышлар телибез.