Өстәл теннисы буенча Зилант спорт мәктәбе Беренчелеге

2023 елның 22 гыйнвары, якшәмбе

Бүген 22 гыйнварда Кукмара шәһәрендә өстәл теннисы буенча Зилант спорт мәктәбе  Беренчелеге узды. Нәтиҗәләр түбәндәгечә бүленде:

2013 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында 3нче урынны Әхмәтова Камилә алды.

2009-2010 елларда туган егетләр арасында 1нче урынны Ибраһимов Мурат, 2нче урынны Вилданов Камил алды.

2013 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында 1 урынны Латыйпов Илсаф, 2 урынны Йосыпов Раян алды.

2011 -2012 елда туган  малайлар арасында 1 урынны Валиуллин Әлфис алды.

Котлыйбыз, алга таба да уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International