«Яхшылык кыл» эгидасы астында өстәл теннисы буенча атналык турнир

2023 елның 22 гыйнвары, якшәмбе

Бүген «Саба Арена» базасында «Яхшылык кыл» эгидасы астында өстәл теннисы буенча атналык турнир узды.

1 лигада турнирда Хайём Исмаилов җиңде, 2 урынны Динара Исмаилова алды, 3 урынны Салават Заһидуллин алды.

2 лигада Инсаф Сираев җиңүче булды, 2 урынны Илзира Латыйпова алды һәм өченче урынны Риана Вәлиуллина яулады. 

3 лигада Ирек Фәтхриев җиңүче булды, 2 нче урынны Гөлназ Исмәгыйлева алды, 3 нче урынны Зәлия Гайнуллина алды. 

ИН-2 дисциплинасында бүген Андрей Новиковка тиңнәр булмады, 2 нче урынны Полина Кадыйрова алды, өченче урынны Камил Вәлиев алды.

Тамашачылар мәхәббәте призы белән Сафирә Фәйзетдинова бүләкләнде. 

Альбина Шәйхуллинаның турнирны оештыруда һәм истәлекле призлар, шулай ук татлы призлар белән тәэмин итүдә керткән өлешен билгеләп үтәсе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International