Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәкәрләренең яңа елда беренче җыелышы

2023 елның 20 гыйнвары, җомга

19 нчы гыйнварда "Балкыш" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Саба районы үзәк хастаханәсе гериатры Ләйлә Нурмөхәммәдова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Лилия Гайнетдинова, үзәк директоры Гүзәл Закирова, өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Алсу Степанова катнашында социаль хезмәткәрләренең яңа елда беренче җыелышы булып узды.

Район гериатры өлкән яшьтәге кешеләрдә егылуларны һәм имгәнүләрне, кискен инсультны, миокард инфарктын һәм хастаханәдән тыш пневмонияне профилактикалауга юнәлдерелгән темаларга тирән эчтәлекле чыгыш ясады.

Социаль яклау бүлеге җитәкчесе үз чыгышында социаль хезмәткәрләрнең игътибарын күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатына, социаль хезмәткәр этикасы кодексына юнәлтте. Директор барысын да 2022 елда башкарылган эшләрнең нәтиҗәләре белән таныштырды һәм 2023 елга бурычлар куйды.

Өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире алда торган тикшерүләрнең планы һәм графиклары, планшетлар белән эшне активлаштыру белән таныштырды. Шулай ук грипп һәм сулыш-тын юллары вируслы инфекциясе профилактикасы, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау һәм таныш булмаган затлар тарафыннан алдау гамәлләре турында да темалар кузгатылды. Җыелыш барышында башка актуаль мәсьәләләр дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International