Чын егетләр хоккей уйный!

2023 елның 9 гыйнвары, дүшәмбе

    7 нче январь көнне Шекше авылы шугалагында, район һәм Казан шәһәреннән килгән командалар арасында, Вазыйх Кавиев истәлегенә традицион хоккей турниры узды.

    Турнирда ҖЧ “Игенче” җәмгыятеннән “Игенче“ командасыда көч сынашты.Әлеге командага төрле тармакта хезмәт куючы,төрле профессия ияләре: тракторист, шофер,терлекче, төрле белгечләр тупланган, һәм, әлбәттә,  җитәкче үзе! Эш вакытыннан соң тренировкалар үткәреп, спорт белән шөгыльләнеп чыныккан егетләр,боз мәйданында кызыклы, мавыктыргыч уеннар күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International